30 март 2012 яңалыклары
-
Өйдән чыкмый гына
Җиргә, өйгә, фатирга хокукны теркәү процедурасы мәшәкатьле эш буларак, күпчелек күчемсез милек хуҗаларын документлар оформить итү, ярдәм сорап риэлтор агентлыкларына мөрәҗәгать итү яки юридик консультацияләр алуны елдан-ел кичектереп торырга мәҗбүр итә. Вакытны, финанс чыгымнарын кыскартып, нервларны бозмый гына хокукка дәүләт теркәве турындагы таныклыкны кулга төшереп буламы? Сәясәтчеләрнең дәүләт хезмәтләре күрсәтү...
-
Җиңү белән, лицейчылар!
Үткән атна 88нче һөнәри лицей укучылары һәм хезмәткәрләре өчен уңышлы булды. Алар берьюлы өч төрле спорт ярышында җиңү яуладылар. Һөнәри училище укучылары арасында үткәрелгән баскетбол буенча республика ярышларының зона этабында ПЛ-88 командасы өченче урынны алды. Һөнәри училище хезмәткәрләре арасында Лаешта үткәрелгән шахмат ярышларында безнең лицейчылар икенче урынны яуладылар. Ә пьедесталның...
-
Урман хезмәткәрләре конференциясе
Сишәмбе көнне "Аксубай урманчылыгы" ГБУда урман хезмәткәрләре конференциясе үтте. Конференция эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, район хакимияте, прокуратура хезмәткәрләре катнашты. Анда урманчылык эшчәнлеге буенча мөһим мәсьәләләр каралды. Конференция турында тулырак итеп газетабызның киләсе санында укый аласыз.
-
Яшь талантлар уңышы
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК-2012" ХII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгатенең зона этабында ике икенче һәм ике өченче урыннарны яуладылар. "Даринка" вокаль ансамбленең кече төркеме (җитәкчесе Галина Сруртдинова) һәм "Вдохновение" хореография ансамбленең өлкән төркеме (җитәкчесе Валентина Гурьянова) пьедесталның икенче баскычын яуладылар. Кече яшь төркемендә вокалчы Камилә Нәсибуллина (җитәкчесе Галина...
-
Мәдәни мирас елы
Быелгы ел ТРда тарихи-мәдәни мирасны үстерү елы дип игълан ителде. Җәмәгатьчелекнең тарихи һәм рухи традицияләребезне, мәдәният һәм телне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләренә игътибарын арттыру, мәдәни мирас объектларын популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Карары белән 2012 ел Татарстан Республикасыңда тарихи-мәдәни мирасны үстерү елы дип игълан ителде.
-
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты БОЕРЫГЫ
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 21 мартыннан гамәлгә кергән 413 нче номерлы боерыгын үтәүгә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территорияләрен санитар чистарту, аларны халык өчен санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек таләпләренә җавап бирерлек торышка китерү максатларында 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Аксубай муниципаль...
-
Техника хәзерләнә
"Актай" ООО ремонтчылары һәм механизаторлары алда торган язгы чәчүне яхшы әзерлекле техника белән каршылыйлар. "Актай" ООО генераль директоры Иван Шугаев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиесе ремонтчылары үткән көздә кыр эшләре тәмамланганнан соң ук техникаларны ремонтлауга керештеләр. Шунда ук слесарьлардан һәм механизаторлардан торган ремонтчылар бригадасы төзелгән. Шул рәвешле көзге-кышкы чорда булган...
-
Интернет аша мәгълүматлар ал
Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Россреестр Идарәсенә мөрәҗәгать иткән иң таләп ителгән дәүләт хезмәтләренең берсе - ул Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән килешү төзүгә хокук (алга таба - ЕГРП) мәгълүматлары алу. 2011 елда Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 милионнан артык мәгълүмат тәкъдим ителгән. 2011 елның мартыннан Идарә ЕГРПдан электрон...
-
Гүзәллекне бәяли белүчеләр өчен
Автовокзал белән янәшә юл чатында бер түбә астында ике кибет-салон урын алган. Әлеге бинаны район халкына күптәннән билгеле булган Чистай шәхси эшмәкәрләре ачты. Кибетнең бер катында шәхси эшмәкәр Хазинның "Амелия" чәчәкләр павильоны урнашкан. Матурлык яратучылар өчен кибеттә бүлмә гөлләренең, йомшак уенчыкларның, бүләкләрнең бай ассортименты тәкъдим ителә. Чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр...
-
Бер күрүдә ярату
Бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтүчеләргә кайчакта көлеп кенә карыйбыз, юкны сөйләмәгез, андый гашыйклык тиз уза, янәсе. Әмма бу көннәрдә 30 ел бергә торуларын билгеләп үтүче күршеләрем Гөлчәчәк һәм Илдар Мингалимовларның беравыздан «без бер-беребезне бер күрүдә яраттык»,-дип әйтүләрен ишеткәч, әлеге сүзләрнең хаклыгына чынлап та инанасың. Гөлчәчәк апа Карасу авылында 6...
-
Белем, туклану, стипендия һәм перспектива
Язгы каникуллар мәктәпнең чыгарылыш укучылары өчен мәшәкатьсез каникулларның соңгысы. Ә соңгы чирекне тәмамлау белән алар алдына укырга кая барырга дигән сорау килеп басачак. Ә һөнәр сайлау, дөрестән дә, катлаулы. Укырга керү өчен файдалы шартлар тәкъдим иткән төрле ссузлар һәм вузлар үзләренә чакырып реклама ясыйлар, әмма күп очракта аларның күбесе ялган...
-
Акция бара
Оборона-спорт айлыгы эше кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында "Аҗаган" уены үтте. Традицион "Аҗаган" уенында дүрт территориаль зонадан 8 команда катнашты. Яшь армиячеләр сафка тезелеп атлау һәм аерым хәрби-кулланма спорт төре буенча ярыштылар. Гомумкоманда зачетында Емелькино урта мәктәбе беренче, Яңа Тимошкино мәктәбе командасы икенче призер булды. Яңа Ибрай гомумбелем...
-
Лидерлыкны расладылар
Иске Ильдеряк мәктәбе спортчылары күп еллардан бирле спорт ярышларында алдынгылыкны тоталар. Моны алар үзләрендә үткән соңгы район ярышларында да расладылар. Укучыларга җиңү яулауда тренер Владимир Альметкин җитәкчелегендә тупланган осталык һәм тәҗрибә ярдәмгә килде. Алар үзләренең көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмадылар. Иске Ильдеряк кызлары да, егетләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Кызлар арасында...
-
Кикбоксинг кире әйләнеп кайтты
Туксанынчы елларда мәктәп укучылары һәм район үзәге яшьләре арасында кикбоксинг популяр иде. 1995 елдан балалар тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендә шөгыльләнделәр. Клуб элеккеге "Космос" кинотеатры бинасында урнашкан иде. Авария хәлендә булу сәбәпле ул сүтеп алынды. Шулай итеп спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен нормаль шартлар калмый. Барысы да тренерның энтузиазм күрсәтүенә һәм...
-
Имин каникуллар
Статистика мәгълүматлары анализы балалар катнашында юл аварияләре санының бигрәк тә каникул вакытында күзгә күренеп артуын күрсәтә. Бүген район мәктәпләрендә язгы каникуллар бара. ЮХИДИның район бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысында үтә дә игътибарлы һәм уяу булырга чакыра, чөнки бу вакытта балалар күбрәк урамда булалар һәм алар көтмәгәндә юлга да йөгереп чыгарга...